Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Миңнеханов «Дуслык» ордены һәм «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Дуслык» ордены һәм «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләде. Карарлар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Барда районы Татар һәм башкорт мәдәни үзәге әгъзасы Ильяс Гыймадетдинов, «Камалетдинов Хасыл Хәмзин улы» крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе — Россия Көрәш федерациясе әгъзасы Хасыл Камалетдинов, Марий Элның Медведево районы башлыгы, республика татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте советы әгъзасы Рүзәл Усманов «Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен» медальләр белән бүләкләнде.

Шулай ук Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен хезмәт ветераны Рәшил Хәлиуллин «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Тагын бер хезмәт ветераны Дания Дәүләтшина республика файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Дуслык» ордены белән билгеләп үтелде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *