Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Владимир Путин: Россия җитәкчеләренең 40 проценты – хатын-кызлар

0

Гаиләдә тартып торучы үзәк, җитәкчеләр, волонтерлар – хатын-кызлар күп кенә өлкәләрдә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә. Алар илкүләм үсеш максатларына ирешүгә һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга гаять зур өлеш кертә. Россия Президенты Владимир Путин, Бөтенроссия хатын-кызлар форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хатын-кызларның илкүләм үсеш максатларына ирешүгә гаять зур өлеш кертүе хакында әйтәсем килә. Сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният, эшкуарлык, дәүләт һәм муниципаль идарә кебек мөһим өлкәләрне сездән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел», - дип искәртте дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, хатын-кызларга җаваплылык, теләсә кайсы мәсьәләне җентекләп өйрәнү, зирәклек хас. Аларның илдә җитәкче вазифаларның 40 процентын биләве очраклы түгел.

«Кайда кыен, кайда эш кайный, кайда әһәмиятле социаль, икътисади, фәнни, гуманитар һәм хәйрия проектлары гамәлгә ашырыла – сез һәрвакыт шунда», - дип искәртте Президент.

Ул «Хатын-кыз йөрәге чакыруы буенча» премиясе лауреатларын аерым билгеләп үтте, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы гүзәл затлар да бар. Путин ярдәмчеллек, ныклык, батырлык һәм шәфкатьлелек күрсәткәннәре өчен аларга рәхмәт белдерде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *