Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мөхәммәтшин: Татарстан белән Казахстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне сакларга кирәк

0
Мөхәммәтшин: Татарстан белән Казахстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне сакларга кирәк

Татарстан белән Казакхтанның тарихи дустанә мөнәсәбәтләрен саклап калу мөһим. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасы парламенты мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов белән очрашуда белдерде.

«Безне совет чорыннан ук күп нәрсә бәйли. Сезнең җитәкчелек еш кына безнең республикада төрле чараларда була. Соңгы тапкыр Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев «Киләчәк уеннары»на килде, аларны оештыруга ул бик югары бәя бирде», - диде Татарстан парламенты җитәкчесе.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, Казахстан белән Татарстан арасында сәүдә әйләнеше Россиягә карата дустанә булмаган илләрдән санкцияләр кертелгәндә дә үсеш кичерә.

«Казахстан безнең төп тышкы сәүдә партнерларыбыз унлыгына керә. Соңгы биш елда Татарстанның Казахстан белән сәүдә әйләнеше үзгәрешсез арта бара», - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, республикада Казахстанның социаль-икътисади, сәяси һәм иҗтимагый-мәдәни өлкәләрдәге казанышларын игътибар белән күзәтәләр. «Тугандаш Казахстан халкының уңай тәҗрибәсен дустанә багланышлар аша кулланырга тырышабыз», - диде ул.

Парламент җитәкчесе шулай ук Татарстанда федераль программаларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Казахстанның барлык өлкәләрендә 205 мең татар яши, алар бу республикада сан буенча алтынчы урында тора. Ә Татарстанда 2,5 меңнән артык казах яши, милли-мәдәни мохтарият эшли.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *