Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Дәүләт Думасы депутаты Когогина Дәүләт Советы сәясәтчесе Нәбиевага эше өчен рәхмәт әйтте

0

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Хатын-кызлар: традицияләрне саклыйбыз - Россияне үстерәбез» форумы уза.

Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты һәм Татарстан стендында «Россия сәясәтендә хатын-кыз: чакырулар һәм мөмкинлекләр» темасына лекция укыды. Ул ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиеваның эчтәлекле чыгышын аерым билгеләп үтте. Бу хакта аның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиевага республика үсеше өчен эчтәлекле дискуссия оештырган, инициативалар өчен рәхмәт белдерәм. Алсу, Сез молодец!» - диде Когогина.

Искәртик, Нәбиева форум кысаларында «Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк мәгълүмат проектына йомгак ясады. Проектта төрле өлкәләрдә республика үсешенә зур өлеш керткән гүзәл затлар турында сөйләнелә.

Когогина «Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында хәзерге вакытта илнең барлык төбәкләреннән сәясәтче, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм башка бик күп һөнәр ияләре булган 2 меңнән артык хатын-кыз җыелуына игътибарны юнәлтте.

«Бүген «Хатын-кызлар: традицияләрне саклыйбыз - Россияне үстерәбез» Бөтенроссия хатын-кызлар форумында катнашучы якташ хатын-кызларны хуплау өчен махсус Мәскәүгә килдем», - диде ул.

  • Чара 5 һәм 6 мартта иртәнге сәгать 10нан кичке сәгать 9га кадәр Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә 75нче павильонда уза. Керү түләүсез. Программа турында тулырак мәгълүматны «Россия» күргәзмә-форумының рәсми сайтында белергә була.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *