Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Татмедиа»да онкология белән авыручы хатын-кызларга багышланган фотокүргәзмә ачылды

0
«Татмедиа»да онкология белән авыручы хатын-кызларга багышланган фотокүргәзмә ачылды

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Татмедиа» бинасының беренче катында «Тормыш энергиясе» фотокүргәзмәсе ачылды. Бу онкология белән очрашкан, әмма үзендә яшәргә һәм каты авырудан дәваланырга көч тапкан хатын-кызлар турындагы проект, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арина Потапова.

Фотосессиядә республикада яшәүче 16 хатын-кыз катнашты, алар үзләренең диагнозы турында ачыктан-ачык сөйләргә әзер. Проектны «Тормыш энергиясе» берләшмәсе белән «Чаллы хәбәрләре» редакциясе оештыра.

«Чаллыдан бу безнең беренче күргәзмә проекты һәм безнең өчен бу зур горурлык. Чаллы - көчле һәм кызыклы кешеләр яши торган шәһәр. Күргәзмәдә көчле хатын-кызлар тәкъдим ителгән. Проектның Казанда башка мәйданчыкларда да булачагына ышанам», - дип сөйләде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Килүчеләр күргәзмәдә катнашучыларның тарихы белән таныша ала. Алар төрле яшьтә һәм төрле һөнәр ияләре, ләкин барысын да бер нәрсә берләштерә - куркыныч авыру белән очрашу. Кызларның фотосурәтләре язгы якты образларда тәкъдим ителгән һәм әле генә авыру белән көрәшә башлаганнарны җиңүгә илһамландырырга һәм дәваланганнан соң тормышның яңа төсләр алуын күрсәтүгә чакырылган.

«Тормыш энергиясе» берләшмәсен оештыручы Гөлнара Гәрәева сөйләгәнчә, проект хатын-кызлар фотосурәтләре һәм аларның тарихы аша башка кешеләргә яман шеш - ул алай ук куркыныч түгеллеген белдерү өчен уйланылган. Аның сүзләренчә, күп кенә кешеләр уңышлы дәваланган яки хәзерге вакытта терапия уза һәм моннан оялырга кирәкми.

Бүгенге көндә «Тормыш энергиясе» проектында 300дән артык кеше исәпләнә. Бергәлек атнасына берничә тапкыр очрашулар үткәрә, психологларны, табибларны чакыра, шулай ук мастер-класслар, спорт дәресләре һәм музыка кичәләре уздыра.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *