Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» премьерасы көнне музыкаль мәйданчыкларда Иттифакъ альбомы чыга

0
«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» премьерасы көнне музыкаль мәйданчыкларда Иттифакъ альбомы чыга

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле – татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела торган рэп-опера.

Тинчурин театрында «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы премьерасы көнне музыкаль мәйданчыкларда Иттифакъ (Ittifaq) беренче татар рэп төркеменең музыкаль альбомы чыгачак. Ittifaq беренче татар рэп төркеме һәм Yummy Music лейблына нигез салучы Ильяс Гафаров музыкаль төркемгә багышланган спектакльне Иттифакъ төркеме җырларының яңа дәрәҗәгә күтәрелүе дип билгеләп үтте.

Тинчурин театры «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасын Б.Рәмиев исемендәге IT-паркның Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты Медиаконтент үзәгендә тәкъдим итте. «Яңа спектакль Иттифакъ (Ittifaq) беренче татар рэп төркеме иҗатына багышлана. Спектакльдәге вакыйгалар төркем җырлары аша тасвирлана һәм рэп-композицияләрне театр артистлары башкара. Алар җырларын тавыш яздыру студиясендә башкара. Шуңа матбугат конференциясен әле мәйданчыкта уздырабыз», – дип аңлатты оештыручылар спектакльгә багышланган матбугат конференциясендә.

Матбугат конференциясе тавыш яздыру студиясендә барды. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, театр актрисасы Гүзәл Галиуллина колакчыннар белән студия эчендә утырса, журналистлар Ittifaq беренче татар рэп төркеме һәм Yummy Music лейблына нигез салучы Ильяс Гафаров янында студиянең икенче ягында урнашты.

«Яшьләр үз дөньяларында – бикләнеп виртуаль дөньяда яши. Тиз генә видео төшереп популярлык килер дип тә омтылалар. Бөтенесе өстән-өстән генә. Аларны ничектер ул дөньядан чыгарырга кирәк – без шул хакта спектакль эшләргә булдык», – диде театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов булачак премьера белән таныштырып.

«Хип-хоп – урам культурасы. Бу бик ачык культура һәм яшьләр үз проблемалары турында ачыктан-ачык әйтәләр. Алар бу хакта дуслары, язылучылары белән бүлешә. Бу бик ачык сюжетлы ачык спектакль. Анда катлы-катлы мәгънәләр юк, барысы да бик гади. Рэпның үзе кебек», – дип дәвам итте ул.

  • Спектакльнең иҗат төркеме: рәссам – Лилия Имаметдинова, композитор һәм музыкаль бизәлеш – Ильяс Гафаров, җырлар авторлары – Ильяс Гафаров, Назыйм Исмәгыйлев (УСАЛ), Зөләйха Камалова; хореограф – Марат Казыйханов, ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров.

Спектакльдә 11 персонаж катнаша. Драматург Илгиз Зәйниев аларга үзенчәлекле фамилияләр уйлап тапкан. Арада Башбаштаков, Моңнуллин, Матурова, Ничаваева һәм башка шундый фамилияле геройлар бар.

«Бу спектакльнең үз атмосферасы бар һәм без монда гадәти драма артистлары кебек яши алмыйбыз. Монда башка стиль, башка мөнәсәбәтләр. Минем Матурова фамилияле персонажым матур тормыш артыннан чаба. Аны да аңларга була», – дип персонажы турында сөйләде актриса Гүзәл Галиуллина.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов спектакльнең төп аудиториясе яшьләр булса да, спектакль өлкән буынга да кызыклы булыр дип фаразлады. «Алар яшьлекләрен, омтылышларын искә төшерерләр», - диде ул.

Туфан Имаметдинов Ильяс Гафаров белән таныштырып: «Без ниндидер яңа музыкаль төркем белән түгел, берничә буын яшь кешене үстергән «Иттифак» төркеме белән эшлибез», диде.

«Бу минем өчен куанычлы хәбәр булды. Безнең җырларны тыңлап үскән буын хәзерге мәдәнияттә бик күрсәтелмәгән. Гәрчә 2000 ел башында яшь булган кешеләр җәмгыятьнең зур өлешен тәшкил итә. Алар үскәндә хәзерге заман татар мәдәнияте формалаша башлаган гына иде. Без рэп тыңлаганга шундый ук әйберне татар телендә дә чыгарасыбыз килде», – дип эшчәнлеге белән таныштырды Ильяс Гафаров.

  • 19-20 мартта 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера премьерасын (18+) тәкъдим итә. Авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Әлеге спектакль – бу театраль сезонның өченче премьерасы.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *