Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре илчеләрен «KazanForum»га чакырды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр илчеләре белән очрашуда аларны һәм аларның ватандашларын «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына чакырды. Ул май аенда уза. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без шулай ук сезнең илләрдән катнашучылар җәлеп итүдә ярдәмгә өметләнәбез. Бу яхшы нәтиҗә бирәчәгенә ышанам», - диде Миңнеханов.

Россия Президенты Владимир Путин карары белән форум федераль әһәмияткә ия чара буларак уздырыла, диде ул. 2023 елда анда 80 илдән һәм Россиянең 86 төбәгеннән 16 меңнән артык кеше катнашты. Чарага Мәскәүдә аккредитацияләнгән 40тан артык дипломатик миссия җитәкчеләре килде.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, узган KazanForum көннәрендә стратегик караш төркеменең бик мөһим утырышы Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл катнашында узды. Быел 16-17 майда «Россия - ислам дөньясы: гадел күпполяр дөнья төзелеше һәм имин үсеш» темасына төркемнең еллык утырышы планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов барысын да вакыйгада катнашырга чакырды.

«Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе - Татарстан мисалында Россиянең сәүдә-икътисади һәм инвестицион элемтәләр урнаштыру белән беррәттән ислам дөньясы белән багланышларны ничек киңәйтүен күрергә мөмкин, без мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне уңышлы үстерәбез. Безнең республика — Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәкләренең берсе, хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш алып барыла, ислам дине сабакларына зур игътибар бирелә», - диде Татарстан Рәисе.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *