Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Рөстәм Миңнеханов: БРИКСта Россия рәислеге кысаларында 20 зур утырыш Татарстанда узачак

0
Рөстәм Миңнеханов: БРИКСта Россия рәислеге кысаларында 20 зур утырыш Татарстанда узачак

Россия БРИКС берләшмәсендә рәислеге кысаларында 200дән артык чара оештыра, шулардан 20 зур утырышны Татарстан кабул итәчәк. Алар — министрлар дәрәҗәсендә, БРИКС илләре башлыклары саммитын кертеп, шулай ук БРИКС+ һәм БРИКС аутрич форматындагы утырышлар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре илчеләре белән очрашуда әйтте.

«Казанга саммитка чит дәүләтләрнең һәм халыкара оешмаларның, шул исәптән мөселман дәүләтләреннән якынча 30 җитәкче килүе көтелә», - дип китерә Татарстан Рәисе сүзләрен аның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, июньдә республика башкаласында БРИКС илләре Уеннары узачак. Ул шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре илчеләрен һәм аларның ватандашларын май аенда узачак «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына чакырды.

«KazanForum» юбилей форумына әзерлек барышы турында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Ул чараның рәсми сайтында теркәлү ачык булуын билгеләп үтте. Катнашучылар һәм кунаклар өчен эшлекле һәм мәдәни программа кысаларында якынча 200 чара каралган.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *