Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Фәрит Уразаев: Киләчәктә «Татар казы» дигән каз токымы булдыру ихтималы бар

0
Фәрит Уразаев: Киләчәктә «Татар казы» дигән каз токымы булдыру ихтималы бар

Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев киләчәктә «Татар казы» дигән каз токымы булдыру ихтималы барлыгын белдерде.

«Без «Татар казы» дигән бренд булдыру буенча эш алып барабыз. Бүгенге көндә казлар үстерүче 30га якын эшмәкәр тупланды. Аларның 250 меңгә якын баш казы бар. Киләчәктә «Татар казы» дигән токым булдыру турында сүз бара. Казанда, Татарстанда «Татар казы» дигән этно-мәдәни үзәк булдыру һәм милли ашлар темасын күтәрдек», – диде Фәрит Уразаев XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

Фәрит Уразаев татар брендларын булдыру турында чыгыш ясады. Аның фикеренчә, татарның аты, казы, балы, шәле, тальян гармуны кебек товарларны илкүләм танытырга мөмкин. Ул шулай ук татар эшмәкәрләре зур эшчәнлек алып барган бакчачылык һәм үләннәр белән дәвалау юнәлешләрен дә билгеләп үтте.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *