Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мәскәүдә Хатын-кызлар форумының беренче көнендә 2 меңнән артык танылган хатын-кыз җыелды

0
Мәскәүдә Хатын-кызлар форумының беренче көнендә 2 меңнән артык танылган хатын-кыз җыелды

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе паркында «Хатын-кызлар: традицияләрне саклыйбыз - Россияне үстерәбез» Бөтенроссия форумының беренче көне тәмамланды. Татарстан үз стендында бик зур программа тәкъдим итте: мавыктыргыч мастер-класслар, лекцияләр һәм күренекле гүзәл затлар белән очрашулар.

«Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында бүген илнең барлык төбәкләреннән сәясәтче, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм башка бик күп һөнәр ияләре булган 2 меңнән артык хатын-кыз җыелды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Татарстан стендында кунаклар төрле спикерлар - дизайнер, хәйриячедән алып дәүләт органнары җитәкчеләренә һәм төрле дәрәҗәдәге депутатларга кадәр очраша алды.

Кунаклар алдында Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева чыгыш ясады. Чара кысаларында ул Татарстанның барлык танылган хатын-кызлары кертелгән «Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: 1 том. Тарих һәм хәзерге заман» китабын тәкъдим итте.

Нәбиева шулай ук Россия Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенкога Татарстан парламентыннан чәчәк бәйләме тапшырды һәм аны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Татарстанның танылган хатын-кызлары исемлегенә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да кергән. Бүген ул шулай ук форумда булды, кунакларга кешеләрне һәм аларның хокукларын яклау буенча эш, аның алдындагы бурычлар турында сөйләде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Татарстан стендында булды, «Россия сәясәтендә хатын-кыз: чакырулар һәм мөмкинлекләр» темасына лекция укыды.

  • Чара 5 һәм 6 мартта иртәнге сәгать 10нан кичке сәгать 9га кадәр Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә 75нче павильонда уза. Керү түләүсез. Программа турында тулырак мәгълүматны «Россия» күргәзмә-форумының рәсми сайтында белергә була.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *