Миңнеханов һәм Абрамченко Татарстанда экология өлкәсендә эш нәтиҗәсе турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәрендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко белән очрашты.
«Очрашуда Татарстанда экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге төп күрсәткечләр буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, урман хуҗалыгына ярдәм итү, аларның файдалы функцияләрен саклап калу максатларында урманнарны карау буенча чаралар үткәрү мәсьәләсен җайга салуга юнәлдерү темасын кузгаттылар», - дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Шулай ук Абрамченко Татарстанның инициативасын хуплады, ул урманчылыкларга үтә җитлеккән, арендаторларда ихтыяҗ булмаган урманны әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, якын арада Министрлар Кабинетының закон проектына уңай бәяләмәсе әзерләнәчәк. Республика мондый үзгәрешләрне сынау төбәге булачак.