Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Васил Шәйхразыев татар эшмәкәрләренә: Бу очрашуларның төп сәбәбе - безнең татар булуыбыз

0
Васил Шәйхразыев татар эшмәкәрләренә: Бу очрашуларның төп сәбәбе - безнең татар булуыбыз

«Әле мин бер милләтнең дә ел саен шундый җыеннарга җыелып килгәнен күргәнем юк», – диде Васил Шәйхразыев җыенның пленар утырышына йомгак ясаганда.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының төп сәбәбен татар җанлы кешеләр җыелуы, дип атады.

«Бу очрашуларның төп сәбәбе – безнең татар булуыбыз. Бу безнең өчен зур горурлык. Әле мин бер милләтнең дә ел саен шундый җыеннарга җыелып килгәнен күргәнем юк. Сез монда, беренче чиратта, татар буларак киләсез. Казан бөтен татар халкы өчен төп нигезгә әйләнде. Без монда бер-беребез белән танышып, аралашып, эшебезне күтәрү юлларын эзлибез», – диде Васил Шәйхразыев җыенның пленар утырышына йомгак ясаганда.

Васил Шәйхразыев Россиядә 4200 татар авылы барлыгын һәм эшмәкәрләр җыенына 800 кеше килгәнен әйтте. «Әгәр һәр авылдан берәр кеше чакырган булсак, 4200 кеше килер иде. Без милли автономияләрдән тәҗрибә тупларга теләге булган, үзен татар итеп хис иткән кешеләрне җибәрүләрен сорыйбыз. Шуңа күрә җыенның бәрәкәте бермә-бер арта», – диде Милли шура рәисе.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *