Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының шәхси составына яңа министрны тәкъдим иттеләр

0
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының шәхси составына яңа министрны тәкъдим иттеләр

Бүген Татарстан Эчке эшләр министрлыгының шәхси составына ведомствоның яңа башлыгын – Дамир Сатретдиновны тәкъдим иттеләр. Министрны видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев тәкъдим итте.

Искәртеп узабыз, полиция генерал-майоры Дамир Сатретдиновның Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының яңа җитәкчесе итеп билгеләнүе турында үткән атнада билгеле булган иде. Үз чиратында, ведомствоның элеккеге башлыгы Артем Хохорин узган атна ахырында рапорт бирде.

Дамир Сатретдинов 1972 елның 20 июнендә Әстерханда туган.

1994 елдан – эчке эшләр органнарында. Милициядәге хезмәтен Әстерхан шәһәре Ленин районы эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные вазифасында башлый.

2020 елның февралендә Сатретдинов Хакасия Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы итеп билгеләнә. Шул ук елның октябрендә аны Ханты-Манси автономияле округы – Югра буенча Эчке эшләр министрлыгының идарә башлыгы итеп билгеләп куялар.

Дамир Сатретдинов хезмәт эшчәнлеге дәверендә ведомство һәм дәүләт бүләкләренә лаек булган.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *