Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Сочида Бөтендөнья яшьләр фестивалендә Казан павильоны тәкъдим ителде

0

Сочида уза торган Бөтендөнья яшьләр фестивалендә Татарстан башкаласы павильоны эшли. Кичә мәйданчыкта «Казан хәзинәләре» концерт программасы күрсәтелде. Форум кунаклары уникаль музыкаль композицияләр, «Казан» бию ансамбле чыгышы белән хозурланды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан павильонында шәһәрнең үзәкләштерелгән китапханә системасыннан китап күргәзмәсе оештырылган, анда татар әдәбияты, ТР башкаласы турында тарихи китаплар, шулай ук балалар әсәрләре тәкъдим ителгән. Күргәзмә чит ил кунаклары арасында аеруча популяр, диләр шәһәр мәдәният идарәсендә. Аларны бигрәк тә әкият геройлары – Шүрәле һәм Су Анасы кызыксындыра икән.

Казанның туклану департаменты милли сыйлар күргәзмәсен тәкъдим иткән – форум кунаклары чәкчәк, бавырсак һәм башка күп кенә тәм-томнарны татып карый ала. Шулай ук мәйданчыкта Татарстан Республикасының чигелгән картасы урнаштырылган.

Татарстан башкаласының туризмны үстерү комитеты Казан павильонында милли костюмнар белән фотозона һәм мерч зонасы оештырган, теләгән һәркем үзе белән шәһәр турында истәлек алып китә ала.

Россия шәһәрләре павильоннарында фестиваль кунакларына ил төбәкләренең үзенчәлекләре турында сөйлиләр. Мәсәлән, «Россия җаны» мәйданыннан ерак түгел Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Ямал һәм Белгород өлкәсе шәһәрләре кампуслары урнашкан. Ә Бөтендөнья яшьләр фестивале халыкара аэропортында 28 зона эшли: Краснодар краеннан алып Ненец автономияле округына кадәр. Һәр мәйданчыкка мөстәкыйль рәвештә дә, экскурсия төркеме составында да сәяхәт кылырга мөмкин.

Бөтендөнья яшьләр фестивале Сочида 1 марттан 7 мартка кадәр уза. Иң зур халыкара вакыйга «Сириус» федераль территориясендә бөтен дөньядан 20 мең катнашучыны – мәгариф, фән, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйриячелек, спорт, бизнес, медиа һәм башка өлкәләрдәге яшь лидерларны җыйган. Аларның 10 меңе – чит ил кунаклары.

Бөтендөнья яшьләр фестивале Россия президенты Владимир Путин указы нигезендә үткәрелә. Чараның төп максаты – халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү. Фестивальнең оештыручысы – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *