Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда «Ана теле» татар онлайн-мәктәбен яңадан ачу өчен 123 млн сум юнәлдереләчәк

0
Татарстанда «Ана теле» татар онлайн-мәктәбен яңадан ачу өчен 123 млн сум юнәлдереләчәк

Татарстанда татар телен читтән торып өйрәнү буенча «Ана теле» мәгълүмати белем бирү системасын булдыруга һәм техник яктан җиһазландыруга 123,3 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика бюджетыннан акча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына агымдагы финанс елында бүленәчәк, дип искәрттеләр ведомствода.

Узган елның июнь башында «Ана теле» бушлай татар онлайн-мәктәбе эшчәнлеген туктату турында хәбәр итте. Моның сәбәбе - EF Education First чит ил компаниясенең (белем бирү проекты шуның белән берлектә гамәлгә ашырылды) Россия базарыннан китәргә карар кылуы.

Соңрак, август аенда, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, татар телен өйрәнү буенча «Ана теле» онлайн-мәктәбе Россия платформасына күчереләчәк һәм шул рәвешле ябылудан саклап калыначак.

Ул чагында контентны күчерү өчен DenizSchool белем бирү компаниясенең JetClass Россия онлайн-платформасын сайладылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы проектның төп операторы һәм координаторы итеп билгеләнде. Ул чагында, август аенда, контентны күчерү өчен алты яки җиде ай кирәк булачак дип фаразланган иде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән ачылган «Ана теле» татар онлайн-мәктәбе 2013 елдан бирле эшләде. Белем бирү курсы тугыз катлаулылык дәрәҗәсен берләштергән иде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *