Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан рәссамнары «Театраль Идел буе» афишасы бәйгесендә республиканы тәкъдим итәчәк

0

«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестивале V сезоны кысаларында иң яхшы афиша яки плакат ясау бәйгесенең иң яхшы 20 эше билгеләнде, алар Идел буе федераль округлары төбәкләре арасында конкурсның округ этабында Татарстанны тәкъдим итәчәк.

Татарстаннан конкурска Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре һәм республика муниципаль районнары сәнгать мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәпләре һәм иҗади түгәрәкләр, студияләрдән 190 гариза тәкъдим ителде. Бәйге турындагы нигезләмә буенча, Идел буе федераль округының һәр төбәге балалар номинациясендә – иң яхшы 10 һәм яшьләр номинациясендә иң яхшы 10 эшне сайлап ала, алар конкурсның округ этабында үз төбәкләрен тәкъдим итәчәк. 27 мартта, Бөтендөнья театр көнендә бәйгегә нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүчеләр игълан ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Региональ жюри балалар һәм яшьләр тәкъдим иткән эшләр арасында бәйгенең төбәк этабында иң яхшы 20 эшне билгеләде.

Конкурста катнашу өчен Идел буе федераль округында яшәүче 6-30 яшьлек гражданнарны чакырдылар. Алар бәйгегә төбәк һәм округ этаплары кысаларында спектакльләр һәм фестивальнең аерым вакыйгаларын үткәрү турында мәгълүмат бирүче һәм фестивальне популярлаштыручы сәнгать әсәрләре һәм компьютер тенологияләре, график программалар кулланып башкарылган эшләр тәкъдим итте.

1, 2, 3 урыннарны яулаган җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә. Барлык катнашучыларга конкурс дипломы тапшырылачак.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *