Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Россиядә ана капиталы күләмен 1 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр

0

Думаның берничә фракциясе вәкилләре икенче һәм өченче балалары туган гаиләләргә ана капиталы күләмен 1 млн сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә торган закон проектын әзерләгәннәр. Документ текстын Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты рәисе һәм либерал-демократлар фракциясе әгъзасы Ярослав Нилов бастырып чыгарган.

Ул инициативаның фракцияара булуын, аны инде ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия – Дөреслек өчен» депутатлары имзалаганын әйткән.

«2025 елның 1 февраленнән башлап беренче балага ( уллыкка алынган) 756 712 сум түләнә. Икенче бала туган (уллыкка алынган) очракта, 2025 елның 1 февраленнән башлап, беренче бала 2025 елның 1 февраленнән туган (уллыкка алынган) очракта, ана капиталы күләме 243 288 сумга арта һәм 1 млн сум тәшкил итә», - диелә документ текстында.

Исегезгә төшерәбез, быел 1 февральдән Россиядә ана капиталы 7,5 процентка индексацияләнде. Хәзер беренче балага 631 мең сум, икенчесенә 834 мең сум яки, әгәр элек гаилә беренче балага түләү алган булса, 203 мең сум түләнә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *