Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Ерлан Кошанов Казахстанда һәм Татарстанда табылган касә турында: Безнең тамырлар уртак

0

Моннан берничә ел элек археологлар Казахстанның Караганда өлкәсе Улытау районында алтын касә тапкан. Алтын Урда чорына караган шундый ук касә Татарстан Милли музеенда да саклана. Казахстан Республикасы парламенты Мәҗлесе рәисе Ерлан Кошанов Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга шул хакта сөйләде.

«Бездә Улытау районы бар, анда Чыңгыз ханның олы улы җирләнгән. Археологлар аның кызы гүргә иңдерелгән урынны тапкан. Казу эшләрен башлагач, алтын касәгә юлыкканнар. Анда умырзаяга охшаган рәсем бар. Безнең тарихчылар Казан музеенда Татарстан башкаласында табылган, шундый рәсем төшерелгән шундый ук касә күргән. Бу тамырларыбыз уртак дигәнне аңлата», - диде парламентарий.

Кошанов узган ел Казанда оештырылган «Бөек дала алтыны» күргәзмәсе татарстанлыларда кызыксыну тудырганга шатлануын белдерде.

«Аның татар туганнарыбыз күңелендә уңай тәэсирләр калдыруы куандыра», - дип искәртте ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *