Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Түбән Новгород өлкәсендә Рөстәм Айдерхановның истәлегенә спорт ярышлары узды

0
Түбән Новгород өлкәсендә Рөстәм Айдерхановның истәлегенә спорт ярышлары узды

Ватанны яклаучылар көне алдыннан Түбән Новгород өлкәсенең Актук һәм Чүмбәли авыллары арасында ур­нашкан «Сары саз» күле ярында Кызыл Октябрь районы Яшьләр палатасының беренче рәисе Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә багышланган ХI биатлон турниры узды. Аны Рөстәмнең якын дусты Рәүф Ваһапов башлангычы белән мәгариф һәм яшьләр эше комитеты, спорт бүлеге, Уразавылның өстәмә белем бирү үзәге, Семочкидан мәрхүмнең туганнары оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел ярышларда катна­шырга 15 команда теләк бел­дерде. Стартка «Уразавыл» уку үзәге, Уразавыл һәм Зур Рбишча мәктәпләре, Чүмбәли, Семочки, Салган, Маресево, Кече Рбиш­ча авыллары, Сечен һәм Сергач округы чаңгычылары басты.

Гадәттәгечә, ярышлар дүрт этаптан торган эстафета фор­масында үтте. Һәр этап 3 км дистанцияне һәм бер ату чиген тәшкил итте.

Йомгаклау тантанасында Рәүф Ваһапов спортчыларга, тур­нирны оештырырга булышучы­ларга рәхмәтләрен ирештерде.

«Бүгенге ярышларның макса­ты җиңү түгел, ә очрашу, үзара аралашу иде. Һәр катнашучы үз дистанциясен узып, Рөстәмне искә алды. Шуңа сезгә ихтира­мыбыз һәм рәхмәтебез чиксез. Аның турында җылы сүзләрегез рухына хәтем-дога булып бар­сын иде. Киләсе елларда да шулай бергәләп биатлон турни­рына җыелырга насыйп булсын», – диде ул.

Катнашучы коман­даларга грамоталар, татлы һәм истәлекле бүләкләр, ә призер­ларга кубоклар һәм медальләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *