Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда «Тукай укулары-2024» була

0

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей Бөтенроссия фәнни конференциясен үткәрә. Конференция кысаларында «Тукай укулары-2024» халыкара чарасы узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Конференциядә Россия һәм төбәк әдәбиятының һәм тарихының актуаль проблемалары, әдәби музейлар үсеше аспектларын өйрәнү, мәдәни мирасны саклау турында фикер алышачаклар.

«Тукай укулары-2024» халыкара чарасы темасы «Әдәби музейлар тарих һәм мәдәният контекстында» дип атала.

Биредә фикер алышуда: Габдулла Тукай һәм аның замандашлары мирасы: ачышлар, тикшеренүләр, музей эшләре; Габдулла Тукайның шигърияте төрки дөнья әдәбияты контекстында; Әдәби әсәрне музей экспозициясе ярдәмендә визуальләштер; Музей һәм гаилә: үзара бәйләнеш модельләре кебек актуаль аспектлар тәкъдим ителә, диелгән хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *