Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Чыгарылыш сыйныф укучылары бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын июньдә яңадан тапшыра ала

0

2024 елның июненнән чыгарылыш сыйныф укучыларының бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Шулай итеп, алар, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткәнчә, кабул итү кампаниясе ахырына кадәр яңа нәтиҗәләр ала алачак, дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев.

«Быелның июнь аеннан ук чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мондый мөмкинлек булачак», — дип хәбәр итә ТАСС.

Музаев имтиханны яңадан тапшырганнан соң чыгарылыш укучылары билгене беренче һәм икенче вариантлар арасында сайлый алмаячак, чөнки беренче нәтиҗә юкка чыгарылачак, дип искәртте. Үзгәрешләр якын арада БДИ үткәрү тәртибендә һәм имтиханнар расписаниесендә теркәләчәк.

«Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы ниндидер сәбәпләр аркасында борчылса яки үз нәтиҗәсе белән килешмәсә, ул тапшырган бер фәнне тагын бер тапкыр тапшыру хокукына ия булачак», — диде ведомство вәкиле.

Аның сүзләренчә, төбәкләр белән консультацияләр бара инде. Яңалыкның төп максаты - абитуриент документларны вакытында тапшыра алсын өчен кабул итү кампаниясе срокларын үтәү.

Исегезгә төшерәбез, югары уку йортларына кабул итү кампаниясе ахырына кадәр бер фәннән БДИны яңадан тапшыра алу инициативасы белән Федераль Җыенга юллама вакытында Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясаган иде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *