Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Владимир Путин: Атом энергиясе куркынычсызлыгын тәэмин итү - планета масштабындагы бурыч

0

Атом энергиясе куркынычсызлыгы стандартларын тәэмин итү — планета масштабындагы проблема. Шуңа күрә Россия бу мәсьәләдә Халыкара атом энергиясе агентлыгы ярдәменә һәм таянычына өметләнә, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Сочида Агентлыкның генераль директоры Рафаэль Гросси белән очрашуда, дип яза «Татар-информ».

Россия бу тармактагы эшләнмәләрен барлык кызыксынучы партнерлар белән уртаклашырга әзер. Аның проектлары дөньяның күп кенә илләрендә гамәлгә ашырыла.

«Ни өчен мин сезнең ярдәм һәм таяныч турында сөйлим - чөнки бөтен дөньяда иминлекне тәэмин итү һәм атом энергиясе куркынычсызлыгы стандартларын үтәү, бернинди арттырусыз, планета масштабында бик мөһим. Без бу юнәлешләр буенча алга таба эшләргә әзер, уртак эшебезне ныгытуга хуплаган адымнарыгыз өчен рәхмәтлебез һәм, һичшиксез, сез актуаль дип санаган барлык мәсьәләләрдә фикер алышуга әзер», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *