Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Рөстәм Миңнеханов Сочига килде һәм “Сириус”та Казан павильонын карады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сочига килде. Аның эш сәфәренең төп максаты - Бөтендөнья яшьләр фестивален ябу тантанасында катнашу, дип хәбәр итә ТР җитәкчесе матбугат хезмәте.

Килгәч, Миңнеханов «Сириус» федераль территориясендә Бөтендөнья яшьләр фестивале уңаеннан оештырылган Россия шәһәрләре кампусларында булды. Биредә биш төбәк павильоны, чыгышлар өчен сәхнә, миниатюралар паркы һәм башка мәйданчыклар урнаштырылган.

Татарстан Рәисе Медаль мәйданында Казан павильонында булды. Аны ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы Ринат Садыйков һәм Россия укучылар хәрәкәте рәистәше Дамир Фәттахов озатып йөрде. Павильонның мәйданы 1,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Анда мәдәни кичәләр, белем бирү программалары, мастер-класслар һәм кунаклар өчен концертлар оештырыла.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе вәкилләре һәм республика волонтерлары белән аралашты. ТР җитәкчесе фикеренчә, Казан павильоны башкалардан аерылып тора.

«Шулай да иң мөһиме - кешеләр. Иң талантлылары, иң матурлары һәм иң уңышлылары. Бүген Россия өчен яшьләр фестивален үткәрү бик мөһим. 190га якын илдән яшьләр бу зур вакыйгада катнаша. Татарстан делегациясе - иң активларның берсе!» - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе чарада катнашучыларга.

Шуннан соң ул «Беренчеләр хәрәкәте» идарәсе рәисе Григорий Гуров белән очрашты. Алар Татарстан белән хәрәкәтнең үзара хезмәттәшлеге, төбәк пилот сыйфатында катнаша торган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре программасын үстерү мәсьәләләренә турында сөйләште. Шулай ук Татарстанда планлаштырыла торган хәрәкәт катнашындагы чаралар турында да фикер алыштылар.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *