Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләнүчеләргә түләү күләме икеләтә артты

0
Татарстанда «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләнүчеләргә түләү күләме икеләтә артты

Татарстанда «Ата-ана батырлыгы» һәм «Ана даны» медальләре белән бүләкләнүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. Әлеге үзгәрешләр булган указны бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Әлеге указ имзаланган көннән үз көченә керә һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла», — диелгән документта.

Критерийларга туры килгән һәм инде түләү алган кешеләр өчен яңадан исәпләү үткәреләчәк.

Хәзер Татарстанның «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләнгән ата-аналар (уллыкка алучылар) 100 мең урынына 200 мең сум алачак. Бүләк медаль алган ир белән хатынның берсенә түләнә.

Биш бала тәрбияләгән һәм «Ана даны» медале алган аналарга 50 мең урынына 100 мең сум акча каралган. Шулай ук алты һәм аннан да күбрәк балалары булган әлеге медаль ияләренә түләүне арттыру каралган. Бишенчедән соң һәр бала өчен бер тапкыр бирелә торган бүләкләү күләме, әгәр балага бүләкләү чорына өч яшь тулса, 20 мең сумга (элек 10 меңгә) артачак.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *