Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Путин: Мәскәүдән Кара диңгезгә поезд белән бару 16 сәгатьтән артмаска тиеш

0

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдән Кара диңгез ярына кадәр поездда бару вакытын кыскарту бурычы турында искәртте. Аның сүзләренчә, юл вакыты 16 сәгатьтән артмаска тиеш. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Азов һәм Кара диңгез - миллионлаган гражданнарыбыз яраткан традицион ял итү урыннары. Һәм туризм - бөтен төбәк икътисадының төп тармакларының берсе», — диде дәүләт башлыгы көньяк һәм Азов буе үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында.

Моннан тыш, Федераль Җыенга юлламада Азов һәм Кара диңгез төбәкләрен колачлый торган масштаблы «Биш диңгез» проектын эшләтеп җибәрү турында игълан ителде. Монда яңа туристлык инфраструктурасы барлыкка киләчәк.

«Искәртеп үтәм: мөмкин кадәр күбрәк кешеләребез, гаиләләребез Россиядә ял итә алсын өчен барын да эшләргә кирәк — пляжмы, тау чаңгысымы, сәяхәтме һәм башкаларымы, үзләренә ошаган ял сайларлык булсын», — диде Президент.

Ул ял итү арзан булырга тиеш, ләкин шул ук вакытта югары комфорт белән, дип өстәде ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *