Казанда гомумшәһәр өмәсен 20 апрельдә уздырырга планлаштыралар
20 апрельдә Казанда гомумшәһәр өмәсе, ә 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык узарга мөмкин. Башкарма комитетның карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
«1 апрельдән 31 майга кадәр икеайлык, 20 апрельдә Казан шәһәре территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча гомумшәһәр шимбә өмәсе үткәрергә», дип билгеләп үтелә документта.
Проект нигезендә, 18 мартка кадәр чаралар планнарын эшләү тәмамланырга, шулай ук алар Тышкы төзекләндерү комитетына тапшырылырга тиеш.
Ике айлык кысаларында шәһәрнең барлык районнарында юллар, ясалма корылмалар, ишегаллары, предприятиеләргә якын территорияләр, яшел зоналар, парк һәм скверлар җыештырыла, контейнер мәйданчыкларын чистарту һәм ремонтлау, шулай ук агачлар һәм куаклар утырту планлаштырыла. Моннан тыш, тукталышлар, коймалар, юл билгеләре, яктырту баганалары чистартыла, ә чүп-чар түгелә, дип хәбәр итте «Татар-информ»,