Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстаннан 1,5 мең ана «Ана даны» медале белән бүләкләнде

0

2000 елдан Татарстаннан 1,5 мең күп балалы ана «Ана даны» медале белән бүләкләнде, шул исәптән 2023 елда биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән 23 ана билгеләп үтелде. Бу хакта Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

«Ана даны» медале белән Татарстан территориясендә кимендә биш ел яшәүче, биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, тәрбияләүче аналар бүләкләнә. Россия Федерациясе гражданнары, кимендә бер балигъ булмаган баласы булган очракта, бүләкләнә. Бүләккә үз балаларын тәрбияләүгә намуслы караучы, аларның сәламәтлеге, белеме, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында тиешенчә кайгыртуны тәэмин итүче аналар тәкъдим ителә», - диде ул.

2022 елдан 12 гаилә, шул исәптән 2023 елда 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче өч гаилә дәүләт бүләге белән бүләкләнде. Ата-аналарның һәркайсына бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган.

2024 елдан Татарстанда «Ана даны» медальләре белән бүләкләнүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме арттырылды. 6 мартта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзгәрешләр кертелгән карарны имзалады.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *