Чиләбедә волейбол буенча халыкара турнир булды
Чиләбенең Башкорт яшьләре берлеге, Татар яшьләре берлеге һәм «Дуслар» милли-мәдәни үзәкләре тарафыннан оештырылган төбәкара турнир булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Узган елның декабрендә Башкорт яшьләре берлеге Екатеринбургка волейбол буенча һәваскәрләр турнирына барды. Аны шәһәрнең «Яшен» татар яшьләре оешмасы оештырган иде.
Ул вакытта Чиләбедә берничә айдан җавап уеннары үткәрү турында килештеләр.
Турнир нәтиҗәләре буенча алга таба да дустанә ярышлар үткәрү һәм яңа шәһәрләрне җәлеп итү идеясен хупладылар.
Чараны оештыруда катнашучыларга, командаларга һәм җанатарларга рәхмәт белдерәбез, диелгән хәбәрдә.