Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан мөфтияте мөхтәсибәтләргә яңартылган «Казан басмасы»н тапшыруны дәвам итә

0
Татарстан мөфтияте мөхтәсибәтләргә яңартылган «Казан басмасы»н тапшыруны дәвам итә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яңартылган «Казан басмасы»н бушлай таратуны дәвам итә. Мисал өчен, яңа Мүсхәфне Рамазан-шәриф ае алдыннан шушы көннәрдә Арча мөхтәсибәте алды.

Китаплар Коръән хәтем кылу, Изге Китапны ятлау, өйрәнү, белем бирү эшендә файдаланылачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Моңа кадәр Мүсхәфләрнең аерым тиражы Россиянең төрле төбәкләреннән татар дин әһелләренә тарату өчен – Бөтендөнья татар конгрессына, шулай ук Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә, Казан ислам университеты каршындагы Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгенә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгына, Белоруссия мөселманнарына, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөфтиятенә тапшырылган иде.

  • Яңартылган «Казан басмасы» заманча халыкара стандартларга туры килә һәм ул дөньякүләм танылган «Казан басмасы» уникаль шрифты белән бастырылды. Шушы исемдәге басма тәүге тапкыр 1803 елда Казанда Азия типографиясендә дөнья күргән һәм «Ар-Расм Әл-Усмани» стандартына туры килгән, ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән һәм бар мөселман дөньясына танылган беренче басма Коръән буларак тарихка кереп калган.
  • Мүсхәфләрне Нәзарәт «Казан басмасы»ның 220 еллыгы уңаеннан бастырды. Ул Катарның вакф һәм Ислам эшләре буенча министрлык каршындагы вакфлар эшләре буенча идарәнең финанс ярдәме белән дөнья күрде. Китапларның гомуми тиражы 30 000 данәне тәшкил итә.
  • Яңартылган «Казан басмасы» Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йортында басылды.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *