Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Казанның танк училищесында янгын чыгу сәбәбе билгеле

0

Россия Саклану министрлыгында Казан танк училищесындагы янгынның электрүткәргечнең төзексез булуы сәбәп булганлыгын әйткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Үзәк хәрби округның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода белдерүләренчә, янгын торак булмаган ярдәмчел бинада чыккан.

Янгынны 12.20 сәгатьтә сүндергәннәр, хәзер янгын чыганагына су сибәләр. Янгында зыян күрүчеләр юк.

Социаль челтәрләрдә Казанның Идел буе районында кара төтен фотолары чыгуы турында хәбәр ителде. Якынча мәгълүматлар буенча, казарма бинасы яна дип белдерелгән иде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *