Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Тукай әдәби музеенда экскурсовод булырга теләүчеләр өчен укулар оештырыла

0

Габдулла Тукай әдәби музее һәм аның экспозициясе белән якыннан танышырга, танылган татар шагыйре һәм аның замандашлары турында белемнәрен тирәнәйтергә һәм экскурсовод булырга теләүчеләр өчен укулар оештырыла.

«Габдулла Тукай әдәби музее буенча экскурсовод булырга теләүчеләр өчен 12 марттан 9 апрельгә кадәр теркәлеп була. Дәресләр атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр Габдулла Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукай урамы, 74 адресы буенча үткәреләчәк. Шәһәр экскурсоводлары һәм экскурсовод булырга теләгән һәркем катнаша ала. Аккредитация ике елга бирелә», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Дәресләргә эләгү өчен, Татарстан Милли музееның методик бүлегенә (телефон номеры – 8(843) 292 54 44) шалтыратып язылырга мөмкин.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *