Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда гаилә мәсьәләләренә һәрвакыт зур игътибар бирелә

0
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда гаилә мәсьәләләренә һәрвакыт зур игътибар бирелә

Хәзерге авыр вакытта хатын-кызлар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ышанычлы таяныч булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Корстон»да узган Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

«Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бүген безнең белән залда тормышның төрле өлкәләрендә уңышлы эшләүче, фән һәм бизнес белән шөгыльләнүче, Ватан файдасына хезмәт итүче, гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләре бар. Сезнең һәрберегез гаҗәеп. Сезнең битараф булмавыгыз һәм фидакарьлегегез чын күңелдән соклану һәм хөрмәт уята», — диде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гаиләләрдәге кәеф һәм халәт хатын-кызларга бәйле. «Бу бик мөһим, чөнки гаиләдә безнең төп рухи һәм гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр, Ватанга мәхәббәт урнаштырыла. Нәкъ менә шуңа күрә 2024 ел илебез Президенты [Владимир Путин] тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде», — дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гаилә мәсьәләләренә һәрвакыт зур игътибар бирелүен искәртте. Гаиләнең абруен күтәрү һәм хатын-кыз — анага аерым хөрмәт билгесе буларак, төбәктә «Ана даны» һәм «Ата-ана батырлыгы» медальләре булдырылды. Әлеге бүләк ияләре өчен акчалата бүләкләүләрне арттыру турында указга кул куелды, дип искәртте ул.

«Кадерле хатын-кызлар! Бәйрәм белән тагын бер тапкыр! Тормышыгыз игелек, наз белән җылытылсын, ә гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм иминлек хөкем сөрсен!»- дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

Чыгыштан соң Рөстәм Миңнеханов республиканың күренекле гүзәл затларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана кунаклары арасында мәгариф, мәдәният, медицина, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары бар иде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *