Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан ветеринарлары сыер асраучы предприятиеләрдән ябык эш режимына күчүләрен сорый

0
Татарстан ветеринарлары сыер асраучы предприятиеләрдән ябык эш режимына күчүләрен сорый

Татарстанда бруцеллез куркынычы аркасында мөгезле эре терлек асраучы предприятиеләргә ябык эш режимына күчәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә белдерде.

«Предприятиеләр ачык режимда эшли. Алар авырулардан сакланмаган диярлек. Әтнә районының «Тукай» алдынгы хуҗалыгында бруцеллезның барлыкка килүе терлекчелек хуҗалыкларының мөгезле эре терлекләрне, дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләре кебек, ябык эш режимына күчермичә эшләп булмаганлыгын күрсәтте», – диде спикер.

Аның сүзләренчә, предприятиеләргә периметр буенча территорияне тулысынча сакларга, транспортны эшкәртү өчен барлык сезонлы дезинфекция барьеры булдырырга, персонал һәм килүчеләр өчен санитар тикшерү үткәрү эшен оештырырга кирәк. Моннан тыш, белгечләргә өй киемнәрен эш киемнәренә алыштырырга кирәк булачак.

Узган ел Россиядә мөгезле эре терлекләр арасында 295 бруцеллез очрагы теркәлгән. Быел 39 авыру ачыкланган, шул исәптән бише – Идел буе федераль округында. Бу авыру буенча Россиянең 34 төбәге, шул исәптән Татарстан да, имин түгел.

«Авыру куркынычы ачык. Узган ел республикада ике очрак булды, быел – бер. Инфекция мөгезле эре терлекләр арасында ачыкланган. Бруцеллез Татарстанда 1996 елдан бирле теркәлмәгән. Әлеге инфекция буенча без имин идек», - диде Ветеринария Баш идарәсе башлыгы урынбасары.

Мотыгуллин билгеләп үткәнчә, хайваннарда авыру шунда ук күренми һәм ачык клиник билгеләре юк. Бу кешеләр өчен дә куркыныч.

«Тукай» хуҗалыгында 5,5 мең мөгезле эре терлек булган. Хуҗалык тәүлегенә 60 тонна сөт җитештерә. Акчага күчерсәң, тәүлегенә 2,5-3 млн сум табыш югалган. Бруцеллезны профилактикалау нәтиҗәләр белән көрәшүгә караганда җиңелрәк», – дип нәтиҗә ясады ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *