Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Швеция рәсми рәвештә НАТО әгъзасы булды

0

Швеция рәсми рәвештә НАТОга кушылды. Альянска керү турында протокол 2024 елның 7 мартында үз көченә керде, дип яза РИА Новости.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер Төньяк Атлантик альянста 32 катнашучы исәпләнә. TV4 телеканалында хәбәр итүләренчә, НАТО штаб-фатирында Швеция флагын күтәрү тантанасы 11 мартта Брюссельдә узачак.

Искәртеп узыйк, НАТО 1949 елдан бирле зурая бара. Нәкъ шул вакытта 12 ил Төньяк Атлантик килешүгә кул куя. Ул вакытта альянска АКШ, Канада, Исландия, Бөекбритания, Бельгия, Франция, Италия, Нидерланд, Люксембург, Дания, Норвегия керә. НАТОны булдыру максаты булып, катнашучыларның коллектив иминлеген тәэмин итү тора.

1952 елда альянска Греция һәм Төркия, ә 1955 елда ФРГ кушыла. 1982 елда Испания НАТО әгъзасы була, ә 1989 елда Берлин дивары җимерелгәннән соң «состав»ка ГДР керә.

1991 елда СССР таркалгач, НАТО Көнчыгыш Европа белән хезмәттәшлек итә башлый һәм 1999 елда аларга Чехия, Польша һәм Венгрия кушыла. 2004 елда альянс тагын зурайды: анда Эстония, Латвия, Литва, Словакия, Болгария, Словения, Румыния өстәлгән. 2009 елда Хорватия һәм Албания «наточылар» булды. 2017 елда Черногория, ә 2020 елда Төньяк Македония НАТОга кабул ителде. Соңгы кушылучы 2022 елда булды - альянска Финляндия керде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *