Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Нурлат активистларына «Россия волонтеры» медальләре тапшырылды

0
Нурлат активистларына «Россия волонтеры» медальләре тапшырылды

«Мәрхәмәтлелек тартмасы» волонтерлык хәрәкәтен оештырган Валентина Клявлина һәм «Үзебезнекеләр өчен тегәбез. Нурлат» төркемен булдырган Татьяна Ямугинага «Россия волонтеры» медальләрен тапшырдылар.

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы концертта аларга бүләкне Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының җирле оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны Илнур Сәлахов тапшырды. Бу вакыйга шәһәрнең Мәдәният сараенда узды.

Фото: © Ләйсән Галиева

Валентина Нурлат районының Биләр-Күл авылында яши. Махсус хәрби операция зонасына уннан артык тапкыр барган. Беренче шефлык ярдәмен ул гаиләсе белән бергә 2022 елның көзендә алып бара. Волонтер сүзләренчә, мондый сәяхәтләр аның тормышының мәгънәсенә әверелгән.

«Чираттагысы 14 мартка планлаштырылган, бу безнең хәрбиләргә 15нче сәфәребез булачак. Заказ биргән әйберләрнең барысын да алып барабыз. Квадрокоптер, җылылык прицелы, генератор... Әйе, күп нәрсә», — дип аңлатты Валентина.

Бу юлы ул хәрбиләргә ярдәмне ире Анатолий белән алып барачак, ул аңа һәрнәрсәдә ярдәм итә.

Фото: © Ләйсән Галиева

Татьяна Ямугина Нурлатта яши. Махсус хәрби операция башлангач ук ул «Үзебезнекеләр өчен. Нурлат» төркемен оештыра. Бүген шәһәр кызлары аның җитәкчелегендә хәрбиләр өчен кирәкле киемнәр тегә — эчке киемнән һәм балаклавтан алып толстовкаларга кадәр.

Тулаем алганда, нурлатлылар үз районнарындагы әлеге һәм башка волонтерлык хәрәкәтләренә актив ярдәм итәләр. Алар хәрбиләргә кирәкле әйберләр: азык-төлек, тукыма, газ плитәләреннән алып бронежилетларга, дроннарга, антидрон мылтыкларына кадәр сатып алу өчен акча күчерәләр.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *