Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

КФУ метеорологы язның иртә килмәячәген әйтте

0
КФУ метеорологы язның иртә килмәячәген әйтте

Фаразлар буенча, быел март Казанда салкын булачак. Ай дәвамында явым-төшем нормасы үтәлер дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Март - күчеш ае, контрастлар ае, бу айда һава торышы бик үзгәрүчән. Календарь буенча яз башланса да, март кыш ае булып санала. Мартта айлык уртача температура Казанда -3..-4,5 градус тәшкил итә. Россия Гидрометеорология фаразлары буенча, бу ай салкын булачак. Явым-төшем нормада була», - диде ул.

Метеорологлар чын язның килүе дип уртача тәүлеклек температура «нуль» градустан «плюс» ягына күчкән чорны саный. Казанда бу гадәттә 30 марттан 3 апрельгә кадәр була. Астрономик яз 21-23 мартта, язгы көн белән төн тигезләшкәндә башлана. Безнең якларда тотрыклы кар катламы гадәттә 10-11 апрельдә эри. Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча, быел яз иртә килмәячәк.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *