Азәрбайҗанның SOCAR компаниясе һәм «Татнефть» хезмәттәшлек итү турында килеште
Азәрбайҗанның SOCAR дәүләт нефть компаниясе һәм «Татнефть» ГАҖ нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Бу хакта ТАСС Азәрбайҗан корпорациясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Дәүләт компаниясендә аңлатуларынча, Татарстанда SOCAR президенты Ровшан Наджафның «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов белән сөйләшүләре нәтиҗәсендә әлеге документ имзаланган.
«Алар нефть химиясе өлкәсендә үзара багланышлар турында килешү, шулай ук нефть өлкәсендә хезмәттәшлек буенча үзара аңлашу турында меморандум имзалады», - дип ачыклык керттеләр SOCAR компаниясендә.
Моннан тыш, сөйләшүләр барышында Наджаф һәм Маганов башка өлкәләрдә, шул исәптән кеше капиталын үстерү өлкәсендә дә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Азәрбайҗан дәүләт компаниясе вәкилләре Татарстанга сәфәр кысаларында «Татнефть»нең кайбер объектларын, шул исәптән Түбән Камада «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын карады.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Татнефть» һәм Азәрбайҗанның SOCAR компаниясе узган елның ноябрь башында хезмәттәшлек турында юл картасын имзалады.