Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Равил Гайнетдин хатын-кызларны язның беренче бәйрәме белән котлады

0
Равил Гайнетдин хатын-кызларны язның беренче бәйрәме белән котлады

Яз бәйрәме уңаеннан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.

«Сезне Халыкара хатын-кызлар көне - язның беренче бәйрәме, нәфислек һәм гүзәл затларыбызга аерым хөрмәт күрсәтү көне белән котлыйм. Сез – биниһая рухи көч, булдыклылык һәм шуның белән бергә игелек, шәфкатьлелек һәм йомшаклык үрнәге булган әниләребез, хатыннарыбыз, кызларыбыз, апа-сеңелләребез, хезмәттәшләр һәм фикердәшләребез.

Россия үз тарихыннан һәм хәзер дә патшабикә Екатерина II яки Сөембикә-ханбикә кебек зирәк һәм акыллы хатын-кыз җитәкчеләрне, Мәгубә Сыртланова яки Валентина Терешкова шикелле кыю һәм Ватанга тугры сугышчыларны һәм ачыш ясаучыларны, галимәләрне, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен, дин әһелләре һәм мөгаллимәләрне белә. Аларны туган илгә мәхәббәт һәм зур иҗади мөмкинлекләр, ныклы холык һәм күңел киңлеге берләштерә. Хатын-кыз уртача дәрәҗәдәге җитәкче булырга яки бөтенләй җитәкче булып эшләмәскә дә мөмкин, әмма ул, берсүзсез, үз гаиләсе өчен һәрнәрсәнең башлангычы һәм илһам чыганагы, балалары өчен галәм үзәге һәм иң кадерле кеше. Сезнең һәрберегез аңлауга, яратуга һәм хөрмәткә лаек.

Кадерле хатын-кызларыбыз, һәрберезне үзегезне сакларга һәм эчке мөмкинлекләрегезне үстерергә, үзегезгә карата игътибарлы булырга чакырам, гәрчә, Россиядәге ханым-туташлар фидакарь һәм үз-үзләрен фида кылучан затлар. Һәр хатын-кыз якыннары һәм туганнары тарафыннан кайгыртучанлык, җылылык һәм мәхәббәт белән бүләкләнсен иде, сезнең йөрәкләрне һәрвакыт сөендереп, бәхетле итсеннәр иде!» – диелә котлауда.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *