Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Ростов өлкәсе татарлары «Казан» бию ансамбленә татарча концерт өчен рәхмәт белдерә

0

Ростов-на-Донуда Татарстан Республикасының «Казан» бию ансамбле концерты зур аншлаг белән узды. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендә «Краснодар татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Татар халык биюләренең баш әйләндергеч ритмнары хореографиянең заманча алымнары белән үрелеп бара. Ансамбльнең театр костюмнары да югары дәрәҗәдә тегелгән», диелә хәбәрдә.

Концерт программасында шулай ук «Яшьлек» төркеме һәм Казан шәһәр филармониясе солистлары – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова, «Фәрида-Алсу» дуэты - Татарстанның атказанган артистлары Фәридә Әхмәтшина һәм Алсу Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова, Халыкара конкурслар лауреаты Ясмин, Халыкара конкурслар лауреаты Рафаэль Якупов, баянчы, Халыкара конкурслар лауреаты Айзат Мәрдан катнашты, Алмаз Хәсәнов алып барды.

Ростов өлкәсе татарлары татар телендәге концерт программа өчен ихлас рәхмәт белдерә. «Безнең, Дон җирендә яшәүче татарлар өчен, ансамбль артистларының халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклап калулары, яшьләрне һәм өлкән буын кешеләрен татар милли сәнгатенә җәлеп итүләре бик мөһим», диелгән хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *