Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда «ИнформУИК» кысаларында өйдән-өйгә йөрүчеләр 1,6 млн йорт хуҗалыгында булды

0

Татарстанда «ИнформУИК» проекты тәмамланды. 17 февральдән 7 мартка кадәр өйдән-өйгә йөрүчеләр республиканың 1,6 миллионнан артык йорт хуҗалыгында булды, алар халыкны сайлауга чакырды, тавыш бирүнең төрле вариантлары турында сөйләде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе шул хакта хәбәр итә.

Сайлаучылар белән очрашуның 81 проценты уңай тәмамланды: аларга мәгълүмати материаллар тапшырылды, сорауларга җавап бирелде. Проектта барлык 65 территориаль һәм 7,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе катнашты.

«Без татарстанлыларның сайлау комиссияләренә шалтыраткан очракларын беләбез, алар тагын бер тапкыр килүләрен сораган, чөнки өйдә булмаганнар. Бу кешеләрнең сайлау турындагы мәгълүмат белән кызыксыну дәрәҗәсе турында белдерә», - диде республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның мәгълүматлары буенча, республика халкының 1 проценты гына өйдән-өйгә йөрүчеләр белән әңгәмәдән баш тарткан.

Россия Президентын сайлау өч көн - 15-17 мартта була. Тавыш бирү участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык була. Шул ук вакытта сайлаучыларның Россиядә үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен 11 мартка кадәр «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирү өчен гариза язарга кирәк.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә. Сайлауга 4 кандидатны - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *