Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Байден: Россиядә дарулар бәясе, АКШка караганда, 40 процентка арзанрак

0

АКШ Президенты Джо Байден белдергәнчә, Россиядә дарулар, Америкага караганда, 40 процентка арзанрак.

«Бу хакта әйткән өчен минем белән күңелсезлек булачак, ләкин минем белән теләге булган һәр кеше Хәрби һава көчләренең беренче бортына утыра һәм Торонто, Берлин, Мәскәүгә очарга мөмкин... Гафу итегез. Мөгаен, хәтта Мәскәүгә дә. Һәм үзе белән рецептларны алса була. Мин сезгә даруларны туган илегездәге бәядән 40 процентка арзанракка алып бирүемә гарантия бирәм», - дип Америка лидерының сүзләрен китерә ТАСС.

Ул белдергәнчә, сүз бер үк компанияләр җитештерә торган бер үк медикаментлар турында бара.

Бу турыда Байден Вәкилләр палатасында һәм АКШ Конгрессының Сенатында каршында әйтте, җавап итеп көлү һәм алкышлар яңгырый.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Байденның дару турындагы барлык әйтелгәннәре экспромт, чөнки чыгыш өчен алдан әзерләнгән текстта алар булмаган. Шунысы кызык, әлеге язып бирелгән текстта Россия 2 тапкыр, ә Россия Президенты Владимир Путин 6 тапкыр телгә алына, дип яза «Татар-инфор».











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *