Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында өстәл теннисы ярышларын ачуда катнашты

0
Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында өстәл теннисы ярышларын ачуда катнашты

Бүген Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча республика ярышлары ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышлар 10 мартка кадәр дәвам итә һәм Россия Спорт министрлыгының рәсми календаренә кертелде. Ул республика үткәрә торган 22нче турнир булды. Бу юлы анда Россия, Беларусь, Кытай Халык Республикасы һәм Таҗикстаннан 278 спортчы катнаша.

«Өстәл теннисы буенча традицион ярышларда барлык спортчыларны да сәламләргә шатмын. Безнең республикада әлеге спорт төре бик популяр, бүген аның белән 50 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Безнең өчен әлеге ярышларны уздыру зур вакыйга булып тора. Спортчыларга уңышлар һәм матур җиңүләр телибез, ә җанатарларга - якты хис-кичерешләр һәм онытылмаслык тәэсирләр», - диде Рөстәм Миңнеханов, турнирның популярлыгын билгеләп.

Шулай ук ул ярышларда катнашучы спортчы хатын-кызларга мөрәҗәгать итте һәм аларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Аннары Татарстан Рәисе Байлар Сабасында Үзәк район китапханәсендә булды, ул капиталь ремонттан соң ачылган. Биредә җиһазлар һәм техника яңартылган, китапларны укучының электрон билеты буенча мөстәкыйль теркәү өчен терминал урнаштырылган.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *