Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда хатын-кызлар, ир-атларга караганда, 3,3 процентка күбрәк икәнлеге ачыкланган

0

Татарстан халкының 53,3 проценты – ул хатын-кызлар. Аларның 51 проценты эшкә яраклы яшьтә, 17,7 проценты бу яшьтән яшьрәк, ә 31,3 проценты олырак. Бу хакта Татарстанстат Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тикшеренүдә белдерә.

2023 ел башында икътисади эшчәнлек төрләре буенча хатын-кызлар ешрак сәүдә, ремонт, җәмәгать туклануы һәм кунакханә бизнесында (23,2 процент), мәгариф өлкәсендә (17,5 процент) эшләгән. Эшкә яраклы татарстанлыларның 12,6 проценты эшкәртү производствосында, 11 проценты сәламәтлек саклауда, 5,8 проценты авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы, аучылык, балык тоту һәм балык үрчетүдә өлкәләрендә хезмәт итә.

15 яшьлек һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлар арасында республикада яшәүчеләрнең 43,2 проценты югары белем, 41 проценты урта һөнәри белем, 13,4 проценты урта гомуми белем һәм 2,4 проценты төп гомуми белем алган. Бу пункт нәтиҗәләре 2022 елда эшче көчләрне сайлап алып тикшерү материаллары буенча исәпләнгән.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *