Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан хатын-кызларын 8 Март белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Республика парламенты спикеры котлавын телеграм-каналында куйды.
«Язгы кояш яхшы кәеф, күңел тынычлыгы бүләк итсен, иртәгәсе көннең имин булуына ышаныч бирсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, һәрвакыт һәм бөтен нәрсәдә уңышлар телим. Тормышның һәр мизгелендә яктылык һәм шатлык булсын! Сез булганда – дөнья ямьле, нурлы, җаннарыбыз тыныч. Сез безне зур эшләргә, иҗат итәргә рухландырасыз. Сез, язгы кояш кебек, яшәү дәрте, ышаныч һәм өмет бирәсез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә хатын-кызларны 8 Март белән котлады.