Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Кукмарада Төхбәтуллинар гаиләсе 65 ел бергә торуларын билгеләп үтте

0
Кукмарада Төхбәтуллинар гаиләсе 65 ел бергә торуларын билгеләп үтте

Кукмараның Манзарас авылында гомер итүче Флера һәм Хөрмәтулла Төхбәтуллинарның гаилә корып яши башлауларына 65 ел тулды. Хезмәт ветераннарын күркәм юбилейлары белән котларга район Башкарма комитеты житәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, ЗАГС бүлеге житәкчесе Зөлфия Латыйпова, Манзарас авыл жирлеге башлыгы Рәшидә Хәбибуллин, балалары, туганнары килде. Бу хакта «Хезмәт даны» яза.

«Бүгенге бәйрәмегез — ул бер-берегезне саклап, хөрмәт итеп яшәүнең нәтижәсе. Гаилә хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең кебек гаиләләр — районыбыз бизәге. Алга таба да тигезлектә, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын», - диде Айгөл Әхмәтшина һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.

Хөрмәтулла Төхбәтуллин бар гомерен тимер юлда хезмәт итүгә багышлаган кеше. Ә тормыш иптәше Флера ханым Кукмараның мех производствосы берләшмәсендә хисапчы булып эшли. Хезмәт юлын тимер юлы билет кассасында башлый. Нәкъ шунда ул булачак тормыш иптәше белән таныша. Өч ул тәрбияләп үстерәләр. Фидакарь хезмәтләре өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнгәннәр.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *