Чирмешәндә балык тотучылар ярышы була
9 мартта 11.00 сәгатьтә Чирмешәндә Яңа Элмәле буасында балык тоту буенча район ярышлары узачак. Бу хакта «Безнең Чирмешән» яза.
Бәйгедә теләге булган һәркем дә катнаша ала. 14 яшькә кадәрге балалар әти-әниләре белән булган очракта гына бозга кертелә.
Балык тотучылар арасында җиңүчеләр 9 номинация буенча билгеләнәчәк, уха пешерүчеләрне дә бүләкләү каралган.