Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан музейлары кунакларны бәйрәм программаларына көтә

0

Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларны һәм аларның гаиләләрен бәйрәм чараларына чакыра. Бәйрәм көннәрендә лекция һәм экскурсияләр, күргәзмә һәм викториналар, төрле мастер-класслар оештырыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1-8 мартта Кама Тамагы районының Красновидово авылында урнашкан А.М.Горький музеенда (Горький урамы, 17) Россиядә Гаилә елы кысаларында һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Йорт учагын саклаучы» дигән күргәзмә эшләде. Анда рус халкының көндәлек тормышы һәм традицион мәдәнияте белән танышырга мөмкин иде. Төп экспонатлар – төрле чорларга караган яулыклар һәм шәлләр, аларның һәркайсының үз тарихы бар.

10 мартта 15.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда (Тукай урамы, 74) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Хәбибуллинаның «Язмышлар…» шигъри спектаклен карарга мөмкин. Керү ирекле.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *