Татарстанда бераз кар явачак
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.
Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә искән җил төньякка күчә. Һава температурасы 0..-5 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.