Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Россиялеләргә ир-атлар һәм хатын-кызларның хезмәт хакларындагы аерма хакында сөйләделәр

0

Хезмәт хакы кимү белән ир-атлар эштән китә, ә хатын-кызлар, гаиләсен калдырып читкә акча эшләргә китмәс өчен, аларның түбән ставкалы урынын били. Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Александр Шершуков шундый фикерен белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

«Хәзерге вакытта ир-атлар һәм хатын-кызларның хезмәт хакларындагы аерма якынча 30 процентка тигез, әмма бу бер үк вазифада ир-атларга һәм хатын-кызларга төрле хезмәт хакы түлиләр дигән сүз түгел. Бу кайбер тармакларның феминизацияләнүе белән бәйледер, мөгаен. Ягъни элегрәк ир-атлар эшләгән, аннары бу тармакларда хезмәт хакы һәм нормаль эш хакы түләү мөмкинлеге кимегән, шуңа күрә ир-атлар аннан киткән. Һәм алар урынына түбән хезмәт хакына да риза булган хатын-кызлар килә башлаган», - дип белдерде Шершуков.

Ул урман тармагы һәм метеорологлар өлкәсендәге вазгыятьне мисал итеп китерде.

«Проблема, нигездә, финанслар җитмәүгә бәйле, хезмәт хакын бик аз түлиләр. Хатын-кызлар моңа да риза, чөнки алар ир-атлардан аермалы буларак гаиләсен, балаларын калдырып читкә акча эшләргә китә алмый», - дип ачыклык кертте Шершуков.

Аның сүзләренчә, 2022 елда хатын-кызларның мәнфәгатьләрен күздә тоткан илкүләм стратегия кабул ителгәннән соң бүген Россиядә булган үзгәрешләр турында әле фикер йөртергә иртәрәк, шулай да әлеге документ хисабына «хатын-кызлар» темасына игътибар артты.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *