Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – Президент сайлауны иң югары дәрәҗәдә үткәрү

0
Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – Президент сайлауны иң югары дәрәҗәдә үткәрү

Татарстан Республикасы Хөкүмәте алдында Россия Федерациясе Президентын сайлауны иң югары оештыру дәрәҗәсендә үткәрү бурычы тора. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда «сайлау алды кампаниясе кысаларында зур оештыру эше үткәрелә». «Тавыш бирүгә 2767 сайлау участогы әзерләнгән, шуларның 45е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да (21 334 кеше) сайлау законнары таләпләрен аңлаткан өстәмә курслар узды», - диде ул.

Участок комиссиясе әгъзалары 17 февральдән 7 мартка кадәр «Информ УИК» проекты кысаларында фатирдан фатирга йөрде. «Бу – күп көч таләп итә торган һәм бик зур эш. Барлык сайлаучыларның 93 процентына – бу 2 734 842 кеше дигән сүз – әлеге проект кысаларында тиешле мәгълүмат бирелде. Бу – республикада теркәлгән йорт хуҗалыкларының 91 проценты», - дип искәртте ТР Рәисе.

Моннан тыш, Татарстан шәһәрләре һәм районнарында 2 меңнән артык гражданнар җыены һәм хезмәт коллективлары җыелышлары узды.

Алда - иң җаваплы атна, диде Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. «Сайлау участоклары һәм җәмәгать урыннарында иминлекне һәм хокук тәртибен, бюллетеньнәрнең, башка сайлау документлары һәм кирәк-яракның сакланышын тәэмин итү – мөһим бурыч», - дип санап үтте ул төп эш юнәлешләрен.

«Муниципаль берәмлек башлыкларына һәм республика активы вәкилләренә, үзләренә беркетелгән шәһәрләр һәм районнарга барып, тавыш бирүне оештыру мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга кирәк», - дип искәртте Татарстан Рәисе.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелде, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *